Татарстанда коронавирус йоктыруның 90 яңа очрагын ачыкладылар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 90 яңа очрагын ачыкладылар. Алар арасында сигез очракта авыру читтән кайткан һәм 82 очракта чирне авыру белән элемтәдә булган кешеләр йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«16 кешене хастаханәгә салганнар, 74 кеше өйләрендә дәвалана», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Авыручыларның күбесе (37 кеше) 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Алар арасында 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәргеләр дә (16 кеше) күп. Ә 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге һәм 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында ундүртәр кеше авырый. Вирус йоктыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, ә 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Иң күп авыручылар (58 кеше) Казанда теркәлгән. Чаллыда Covid йоктыруның ун очрагы ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар саны буенча Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнары лидерлык итә. Аларда алтышар очрак теркәлгән.

Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле, Татарстанда 10 865 кеше авырган. Вирус йоктырган 9 479 кеше (узган тәүлектә — 61 кеше) терелгән.


Фикер өстәү