Полиция хезмәткәре баланы травматик коралдан яралаган

Мәскәү полициясе хезмәткәре травматик коралдан балигъ булмаган кызны яралаган, җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә «Интерфакс» Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсенең мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Владимир Васенинга сылтама белән.

6 декабрьдә полициягә атыш тавышлары турында хәбәрләр килде, дип сөйләде Васенин. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре травматик коралдан атыш оештырган 33 яшьлек ир-атны тапканнар. Инцидент нәтиҗәсендә балигъ булмаган кыз зыян күргән.

Соңгы мәгълүмат буенча, атучы — патруль-пост хезмәткәре.

Хулиганлык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү башланган, аның нәтиҗәләре буенча атучы хокук саклау органнарыннан тискәре мотивлар буенча эшеннән азат ителәчәк, дип өстәде Васенин.


Фикер өстәү