Республикада коронавирусның 85 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. 22 кеше хастаханәдә, 63 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чир йоктыручыларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (27 кеше) керә, аннары 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр (19 кеше) һәм 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында 16 яңа очрак ачыкланган.

Авыручыларның күбесе Казанда (39 очрак) теркәлгән, Чаллы (11 очрак) антирейтингта икенче урында тора, өченче — Яңа Чишмә районы (4 очрак). Узган тәүлектә республиканың 20 муниципаль берәмлегендә яңа коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып, республикада 16638 кешегә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. 13 158 кеше (узган тәүлектә — 90 кеше) терелгән.


Фикер өстәү