Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.

«Егерме ике кеше хастаханәгә салынган, 28 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

30дан 50 яшькә кадәрге 19 кеше, 60тан 70 яшькә кадәрге 13 кеше чирләгән. Инфекция йоктыручылар арасында 80 яшьтән 90 яшькә кадәр дүрт кеше һәм бер балигъ булмаган бала теркәлгән.

Авыручыларның күбесе Казанда, башкалада 23 кеше чир йоктырган. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Яшел Үзән районы һәм Чаллы алда бара, анда авыруның дүртәр очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә Covid-19 авырулары 14 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

 


Фикер өстәү