Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылды

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылган. Биредә ул башлангыч тавыш бирүне үткәрү буенча партиянең оештыру комитеты утырышында катнашкан, шулай ук кайбер очрашулар үткәргән.

Фәрит Мөхәммәтшин – Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен башлангыч тавыш бирү буенча федераль оештыру комитеты составына кергән Россия төбәкләре вәкилләреннән берсе. “Бердәм Россия” Генераль советы Секретаре Андрей Турчак басым ясап әйткәнчә, оештыру комитеты әгъзлары булып партиянең “чишмә башы”нда торучылар сайланган.
Оештыру комитетының беренче утырышында Фәрит Мөхәммәтшин праймеризда җәмәгатьчелек вәкилләре һәм волонтерлар катнашуын төбәкләрнең хуплавын билгеләп үткән. Бу “Бердәм Россия”нең башлангыч тавыш бирүенә карата ышанычны ныгытачак, шулай ук кандидатлар санын арттырачак, дигән ул.
Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Светлана Смирнова белән очрашкан. Очрашуда милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләре каралган. Светлана Смирнова Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшен югары бәяләгән. Россия Халыклар ассамблеясе җитәкчесе хәзерге вакытта милли-мәдәни автономияләр вәкилләренең чираттагы съездга әзерләнүләрен билгеләп үткән.
Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, республикада халыклар бердәмлеген саклау, милләтара тынычлык һәм конфессияара татулыкны ныгыту эшенең ничегрәк җайга салынуы белән җентекләп танышу өчен, Светлана Смирнованы Татарстанга чакырган.


Фикер өстәү