Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Бердәм Россия» утырышында катнашты

Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең башлангыч тавыш бирү буенча федераль оештыру комитеты утырышы узды. Анда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре, федераль оештыру комитеты әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Бердәмроссиялеләр» алда торучы праймериз буенча оештыру мәсьәләләре, шулай ук партиядән Дәүләт Думасына депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатларга карата куела торган таләпләр турында фикер алышты.
Федераль оештыру комитеты рәисе Александр Карелин әйтүенчә, башлангыч тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитетлары илнең барлык төбәкләрендә дә оештырылган.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Фәрит Мөхәммәтшин, төбәкләр праймеризда җәмәгатьчелек вәкилләре һәм волонтерларның катнашуын хуплый, чөнки бу «Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүенә карата ышанычны үстерүгә, шулай ук кандидатлар санын арттыруга ярдәм итә, дип билгеләп үткән иде.


Фикер өстәү