Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 79 кеше өйдә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (28 кеше), шулай ук 18 яшьтән кечерәкләр арасында инфекциянең биш очрагы ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (44 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – 14, Түбән Кама районында — җиде, Әлмәт һәм Тукай районнарында дүртәр очрак теркәлгән.

 


Фикер өстәү