Республикада 54 кешедә коронавирус ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«18 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 26 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 очрагы, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында дүртәр, Лаеш һәм Тукай районнарында икешәр, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Алабуга, Мөслим районнарында берәр очрак теркәлгән.

Шулай итеп, 17 июльгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 23 203 тапкыр куелган. Татарстанда барлыгы 20 766 кеше (узган тәүлектә — 33 кеше) Covid-19 инфекциясеннән терелгән.

Бүгенге көндә республикада барлыгы 722 606 кеше коронавирустан вакцинация узган. 480 144 кеше прививканың икенчесен дә ясаткан, ә бер көндә 13 403 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.


Фикер өстәү