Якшәмбе, 18 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Казаннан тыш, республикада урыны белән боз явуы ихтимал.
Көндез һава температурасы +33 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә +19 градустан артмаячак дип фаразлана.