Равил Гайнетдин Башкортстандагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Россия мөселманнары башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин Башкортстандагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты, дип хәбәр итә Россия мөфтиләр шурасы рәсми сайты.

Бүген төнлә Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Ишбулды авылында урнашкан картлар йортында янгын чыгу нәтиҗәсендә 11 кешенең гомере өзелде.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән кешеләрнең янгында фаҗигале төстә гомере өзелүенә бәйле рәвештә ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм.

Без әлеге коточкыч фаҗигадә һәлак булучыларның якыннары һәм гаилә әгъзаларының хәсрәтен уртаклашабыз, Аллаһы Тәгаләдән аларга түземлек һәм ныклык сорап дога кылабыз.

Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең җаннарын кабул итүен, аларга рәхим-шәфкатен бүләк итүен һәм җәннәт ишекләрен ачуын сорыйбыз.

«Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең коллары һәм бөтенебез дә Аңа кайтачакбыз», — диелә кайгынамәдә.


Фикер өстәү