Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Корбан гаете белән котлады

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Корбан гаете белән котлады. Котлау тексты Россия Мөфтиләр шурасы сайтында чыкты.

Равил Гайнетдин бу көннәрдә бөтен дөньядагы миллионлаган мөселманның Мәккәдә хаҗ кылуын искәртте. Аларның милләте, яше, статусы төрле. Төрле телләрдә сөйләшсә дә, гореф-гадәтләре, тарихы төрле булса да, барысы да Аллаһы Тәгаләгә иман ярдәмендә берләшә. Шуның кебек үк безнең мәчетләрдә төрле язмышлы кешеләр Корбан бәйрәменә җыела, ди мөфти.

Мөфти Корбан бәйрәменең кыйммәтләре һәм югары мәгънәсе турында тарих та сөйли. Киләчәктә игелекле гамәлләр кылып яшәргә чакыра.

«Корбан бәйрәм өч көн дәвам итә һәм аның төп элементы булып һәр фарыз намаздан соң Аллаһы Тәгаләне мактау (тәкбир) әйтү тора. Шулай ук бәйрәм көннәре — туганлык җепләрен, күршеләр белән мөнәсәбәтләрне ныгыту, мохтаҗларга, ятимнәргә игътибар бирү өчен яхшы мөмкинлек. Иң мөһиме, бу көннәрдә кылган гамәлләр киләчәктә бөтен гомеребез дәвамында игелекле гадәткә әверелсен», — ди Равил Гайнетдин.

Мөрәҗәгатьнең тулы текстын Мөфтиләр шурасы сайтында укый аласыз.

 


Фикер өстәү