Татар эстрадасы артистының дүртенче улы туган

Татар эстрадасы җырчысы Рамил Галимҗановның дүртенче улы туган. Шатлыклы хәбәрне «Күңел»радиосы битендә җиткерделәр.

— Ата-ана булудан да зуррак бәхет, шатлык, горурлык юк. Шәҗәрәне дәвам итүче улыгыз акыллы, саф, сәламәт булсын! — диелә котлауда.

Рамил Галимҗанов театр һәм кино актеры. Аны күпләр Эльмира Сөләйманова белән дуэтлар башкаручы буларак белә.


Фикер өстәү