«Россиянең Ел тәрбиячесе» бәйгесенең йомгаклау этабында катнашуга гаризалар кабул ителә

«Россиянең Ел тәрбиячесе» XIV Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабында катнашуга гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» яза. 

Гаризаны төбәк этапларында җиңүчеләр бирә ала. Йомгаклау этабында катнашучылар конкурсның оештыру комитеты утырышында расланачак. Финалда катнашучыларга дүрт тур сынау үтәргә туры киләчәк. Читтән торып уку туры 14 августта башлана, аның барышында конкурсантлар интернет-портфолио һәм «мин – педагог»визит карточкасын тәкъдим итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Конкурсның көндезге турлары 2023 елның 22-28 сентябрендә Волгоградта узачак. Беренче тур кысаларында «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән педагогик чара»кебек конкурс сынаулары уза. Тур нәтиҗәләре буенча 15 лауреат билгеләнә. «Педагог остаханәсе» нең икенче турында мастер-класс форматында лауреатлар үзләренең педагогик эшләнмәләрен һәм компетенцияләрен күрсәтә. Бу конкурс сынавы биш призерны билгели.

Өченче турда «педагогик дебатлар» конкурс сынавы була.

«Россиянең Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсы җиңүчесе исеме 2023 елның 27 сентябрендә ябылу тантанасында игълан ителәчәк, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү