Путин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык мөселманнарын Корбан гаете белән котлады. Бу бәйрәм тирән һәм әхлакый мәгънәгә ия, игелек, шәфкатьлелек һәм гаделлек идеалларын раслауга хезмәт итә, дип билгеләп үтте ул.

«Россия мөселман җәмгыяте ил тормышында зур иҗади роль уйный, милләтара һәм динара тынычлыкны ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен саклауга, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә», — диелә Кремль сайтында басылган котлауда.

Президент махсус операция зонасында Ватанны иңгә-иң куеп яклаучы мөселман сугышчыларын аерым билгеләп үтте.

 


Фикер өстәү