Путин: Ураза бәйрәме яңару шатлыгын һәм уйларның чисталыгына омтылышны гәүдәләндерә

Ураза бәйрәме әхлакый камиллеккә, уйлар һәм гамәлләрнең чисталыгына омтылышны гәүдәләндерә. Ата-бабаларының бай традицияләренә таянып, ислам динен тотучылар бу бәйрәмдә мохтаҗларга ярдәм күрсәтә, шулай ук вакытын якыннары белән үткәрә, диелә Россия Президенты Владимир Путинның котлавында.

Галиев мәчетендә аның бәйрәм котлавын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

«Россия мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамлану билгесе булган Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Ураза бәйрәме гасырлар дәвамында ислам динен тотучылар өчен яңару шатлыгын, әхлакый камиллеккә, уйлар һәм гамәлләрнең чисталыгына омтылышны гәүдәләндерә. Россия мөселманнары ата-бабаларының бай тарихи, мәдәни, дини традицияләрен кадерләп саклый һәм аталары васыятен үтәп бу бәйрәмне үз җәмгыятьләрендә һәм гаиләдә билгеләп үтә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтә», — диелә телеграммада.

Путин патриотик, агарту һәм хәйрия инициативаларында актив катнашучы, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирүче, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче, шулай ук күпмилләтле Россия халкының бердәмлеген ныгытуда, милли татулыкны саклауда зур көч куючы мөселман оешмаларының өлешен билгеләп үтте.

«Россия мөселманнарына сәламәтлек, уңышлар телим», — дигән теләкләрен җиткерде Путин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да котлавын укыды. Республика җитәкчесе, Казан мэры Илсур Метшин, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм дин тотучылар Казанның Галиев мәчетендәге бәйрәм намазында катнашты.


Фикер өстәү