Республиканың бик күп мәчетләрен проектлауда катнашкан архитектор үлгән

Республиканың, шул исәптән Казанның да, бик күп мәчетләрен проектлауда катнашкан архитектор Искәндәр Насыйров үлгән. Аңа 39 яшь иде. Әлеге хәбәрне танылган адвокат Руслан Нәгыев җиткерде.

— Кичә, Ураза бәйрәмендә, кичке намаздан соң безнең дустыбыз, искиткеч архитектор, патриот Искәндәр Насыйров вафат булды. Аллаһның рәхмәтендә булсын, Искәндәр кардәшебез! — дип язган ул үзенең сәхифәсендә.

Аны озату «Алтаң» мәчетендә бүген оештырылачак.


Фикер өстәү