Ураза гаетен ничек уздырырга? (хәзрәт киңәшләре)

Рамазан аен да йомгакладык. Бүген — Ураза гаете. Мәчетләрдә намаз укылды, өйләрдә коймаклар пеште. Моннан тыш тагын бу көнне ничек уздырырга?

Алмаз хәзрәт Галимҗанов:

Ураза гаетен дөньяви бәйрәмнәрдән дә өстенрәк күреп билгеләп үтәргә тиеш без. Бу көнне гаетнең ямен җибәрә, кардәшлек, туганлык мөнәсәбәтләрен боза торган эшләр эшләргә ярамый. Бу көнне без якыннарыбызга бәйрәм ясап, көнебезне сөйләшмәгән кешеләргә дә сәлам биреп үткәрергә тиешбез.

Раил хәзрәт Фәйзрахманов:

Рамазан бетү белән изгелекләр кылуны дәвам итәргә кирәк, җәмәгать. Без бит Рамазан аена түгел, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз. Шуңа күрә Рамазан төгәлләнгәч тә гыйбадәтләребезне дәвам итик. Рамазан ае җиткәч кенә Коръән укый башлаган, мәчеткә төнге намазларга барып, сәдакалар биргән, башка төрле изге гыйбадәтләр кылган кешеләр кебек булмыйк. Андыйларның Рамазан ае бетүгә гыйбадәте дә бетә. Җәмәгать намазларына бармый, нәфел уразаларын тотмый. Ул Рамазан аена гыйбадәт кылган булып чыга. Безгә андый кеше кебек булырга язмасын иде.

 


Фикер өстәү