Шәүвәл ае уразасын гаеттән соң өч көн узгач кына тота башларгамы?

Шәүвәл ае уразасын гаеттән соң өч көн узгач кына тота башларга кирәк, диюләре дөресме?

— Шәүвәл ае уразасын гаеттән соң өч көн узгач кына тота башларга кирәк, дип ишеттем. Янәсе Ураза гаетендә өч көн бәйрәм санала. Шуңа күрә өч көннән соң гына кабат ураза тотарга ярый, диделәр. Бу чынлап та шулаймы? Ни өчен?
Алсу Н. Казан

Сорауга “Әл-Мәрҗани” мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов жавап бирә:

— Өч көн бәйрәм дигән төшенчә Корбан гаетенә кагыла. Анда корбанны өч көн дәвамында чалырга рөхсәт ителә. Шуңа күрә ул өч көн бәйрәм көн санала. Шәүвәл ае уразасын гаеттән соң икенче көнне үк тота алабыз. Динебездә ураза тотарга ярамаган биш кенә көн бар. Бу — Рамазан гаете, Корбан гаете һәм өч көн тәшрик көне. Калган көннәрдә ураза тотуда каршылыклар юк.


Фикер өстәү