Путин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

Россия дәүләте башлыгы Владимир Владимирович Путин мөселманнарны Корбан гаете бәйрәме белән котлады. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле дуслар! Сезне элек-электән Россиядә билгеләп үтелә торган Корбан гаете бәйрәме белән котлыйм.

Һәр мөселман өчен мөһим булган бу дини бәйрәм изге Коръән нигезендә ятучы тугрылык, гаделлек һәм мәрхәмәтлек, якыннарга мәхәббәт символы булып тора. Күп гасырлык ислам традицияләрен саклап, мөселманнар илебезнең мәдәни күптөрлелеген саклауга зур өлеш кертә, җәмгыятьтә милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм итә.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, энергия һәм игелекле эшләр башкару өчен көч-куәт телим», диелгән котлау хәбәрендә.


Фикер өстәү