«Болгар радиосы» уникенче айфон уйнатачак

11 декабрендә 18.00 сәгатьтә «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта уза. Биредә уникенче айфон уйнаталар.

Тантананы һәркем турыдан-туры трансляциядә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында, «Болгар радиосы» дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак. IX Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итте «Болгар радиосы»ның матбугат хезмәте.

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясе башланганчы ай дәвамында радиотыңлаучылардан 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән СМС хәбәрләр 11 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. IPHONE 11 ноябрьдән алып 11 декабрьгә кадәр СМС җибәрүчеләр арасында уйнатыла.

Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары турыдан-туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.

Эпидимиологик хәл сәбәпле 2020 елның музыкаль премиясе дә онлайн форматта узды. Узган елны статистик мәгълүмат буенча онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган. Айфон да уйнатылды. «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе «Кайнар хит» җиңүчеләренә, зәвыклы җырчыларга «Алтын йолдыз» тапшырылды.

Быел «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, «Кайнар хит» проектында җиңеп чыккан яңа артистлар белән дә танышып булачак.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. «Болгар радиосы» радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү