«Ватаным Татарстан» ике бәйгедә беренче булды

«Татмедиа» агентлыгында милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуга багышланган конкурска йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә «Ватаным Татарстан» редакциясе тәкъдим иткән эшләр иң яхшы медиапроект булып танылды.

Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин билгеләп үткәнчә, әлеге бәйге журналистика үсешенә уңай йогынты ясый. «Елдан-ел эчтәлек тә, мәгълүматны җиткерү алымнары да үзгәрә. Конкурсның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына туры килүе, безнең махсус проектлар белән бәйләнеп баруы отышлы. «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары мари, удмурт, чуаш, мукшы, эрзя телләрендә дә кушымталар чыгарды. Бу эштә район редакцияләре дә ярдәм итте. Яңа ачышлар, кызыклы язмалар күп булды. Аны киләсе елда да дәвам итәсе иде», – диде ул.

«Ватаным Татарстан» редакциясе Террорчылыкка каршы көрәш темасына багышланган республика бәйгесендә дә беренче урын алды.


Фикер өстәү