Татарстанның чуаш гүзәлен сайладылар

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында унынчы «Татарстанның чуаш гүзәле – 2021» республикакүләм матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. Гран-прига Чүпрәле районы кызы Алия Карусева лаек булды. Ул Мәскәүдә «Чуаш гүзәле» Бөтенроссия бәйгесендә республика данын яклаячак.

Бәйге 2002 елдан башлап ике елга бер тапкыр үткәрелә. Пандемиягә бәйле рәвештә, узган ел булырга тиешле бәйге быелга күчерелгән. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында 25 апрельдә билгеләп үтелә торган чуаш теле көненә багышланган иде.

«Татарстанның чуаш гүзәле» конкурсы инде күптән традиционга әверелгән. Ул яшьләрне милли-мәдәни чараларга җәлеп итү, үз халкына хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү, тарихны һәм мәдәниятне саклау һәм популярлаштыруны күздә тота. Әлеге титул өчен  финалда республиканың район һәм шәһәр турларында җиңү яулаган 12 кыз көч сынашты. Сайлап алу турлары һәм кастинглар Аксубай, Әлки, Нурлат, Чүпрәле, Буа, Алексеевск, Чистай, Тәтеш, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә узган.

– Бу – матурлык конкурсы гына түгел, чуаш халкының традицияләрен саклау ысулы. Үсеп килүче буын үз халкының мәдәниятен белергә, кадерләргә, чуаш булуы белән горурланырга тиеш, – диде проект авторы һәм «Татарстанның чуаш гүзәле» конкурсы директоры Сильвия Чаркина.

Кызлар матурлыкта һәм талантта көч сынашты: биеделәр, җырладылар, барысы да – нәфис сүз осталары. Бөтенесе чиста чуаш телендә сөйләшә. Әлеге бәйгедә катнашучылар – матурлык белән генә түгел, акыл, рухи байлык, сокландыргыч талант белән аерылып торган кызлар. Ә иң мөһиме – үз халкына, мәдәниятенә, туган теленә битараф булмаулары.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, биредә елына йөзләгән чара уза, әмма матурлык конкурслары аерым дәрәҗәгә ия, чөнки мондый чаралар милли-мәдәни мохтариятнең бердәмлеген күрсәтә.

Финалда сыналучы асыл затлар үзләре белән таныштырды, иҗади биремнәрне үтәде, милли чуаш ризыкларын тәкъдим итте. Шулай ук интеллектуаль конкурста да катнаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучыларга төрле номинацияләрдә уникаль титуллар бирелде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Ләйсән САФИНА

Фото: chuprale-online.ru


Фикер өстәү