“Болгар радиосы” Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында айфон уйнатачак

2020 елның 12 декабрендә 18.00 сәг. “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза. Билгеле булганча, концертны онлайн форматта турыдан-турытрансляциядә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында һәм интернет киңлекләрендә карап булачак. Быел премия тапшыру тантанасында айфон уйнатылачак.

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясе башланганчы без ай дәвамында радиотыңлаучылардан “Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?” дигән сорауга СМС хәбәрләр кабул итәчәк.
2 ноябрьдән алып 12нче декабрьгә кадәр радиотыңлаучылар 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән башлап үзләре “Алтын хит” дип санаган җырның исемен язарга тиеш була. “Алтын хит”ларны тәкъдим итеп СМС җибәрүчеләр арасында IPHONE уйнатыла. Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.


СМСларда иң еш яңгыраган җыр исемнәре алтын дискта тупланачак һәм МИЛЛИ ПРЕМИЯ барышында халык хозурына тәкъдим ителәчәк. Әлеге бәйге алтын хитлар исемлеген арттыру һәм мәңгеләштерү максатыннан оештырыла.
“Елдагыча премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчыларга да мөмкинлекләр биреләчәк, кайнар хит проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. 12 декабрь, 18.00 сәг. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалын кушып, елның көтеп алынган тантаналы вакыйгасын күзәтеп барырга чакырабыз”, — ди “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.
“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы шаһиты булу һәм турыдан-туры трансляция барышында айфон оту мөмкинлеген ычкындырмагыз!


Фикер өстәү