Табиб-пульмонолог: «Коронавирустан котлары алынган кешеләр үз куллары белән антибиотикларга бирешми торган яңа суперинфекция үстерә»

Соңгы вакытта барлык телеканаллар аша диярлек табиблар, борчылып, халыкка мөрәҗәгать итте. Алар коронавирустан үз белдегең белән дәваланмаска, интернет челтәрендә таратыла торган алымнарны кулланмаска өнди.

Безнең эксперт – табиб-пульмонолог, Россия тын юллары медицинасы җәмгыяте әгъзасы Татьяна Неешпапа.

Кешеләр арасында коронавирустан курку бик көчле. Әлбәттә, алар ничек дәваланырга икәнне белергә тели. Ләкин әлегә нәтиҗәлелеге исбатланган махсус дарулар юк. Шуңа күрә, дару исемнәрен һәм дозаларын күрсәтеп, төрле сайтларга куелган дәвалану  схемалары белән коралланып, кешеләр үзлегеннән дәваланырга кереште. Бу – амбулатор дәвалануда булган хасталарга табиблар билгеләгән схемалар. Аларның кайберләрендә – антибиотиклар һәм канны сыеклату өчен антикоагулянтлар, кайберләрендә – гормоннар һәм вируска каршы көрәшүче препаратлар. Үзләрендә ОРВИ билгеләрен сизгәннәр дә, хәтта сау-сәламәтләр дә, кирәге чыгар дип, даруханәләрдән аларны күпләп сатып ала башлады. Ә шул медикаментларга чыннан да мохтаҗ булганнарга, мәсәлән, баласы исән-сау тусын өчен, канны сыеклатучы уколлар кадатырга тиешле йөкле хатыннарга еш кына дарулар эләкми кала.

Канны сыеклатучы дигәннән, ковидтан терелгән туганым табиб язган препаратлар исемлеген җибәрде. «Тромблар булмасын өчен, клексан, һичшиксез, кирәк», – дип язган иде. Клексан белән метипредны сатып алыргамы әллә, дип уйлап йөри идем әле үзем дә.

Бу дарулар, чыннан да, схемаларда бар. Клексан антикоагулянт, метипред  глюкокортикостероид, ягънигормон. Ләкин аларны һәркемгә билгеләү дөрес түгел. Канны сыеклатучы препаратлар тромбоз барлыкка килү куркынычы зур булган авыруларга билгеләнергә тиеш. Гормоннар исә ковидлы авыруның хәле авыр булып, хастаханәдә яки реанимациядә ятканда кирәк. Ә бездә аларны кайчак җиңел генә чирләүчеләргә телефоннан да билгелиләр. Юкса алар уенчык түгел!

Антибиотикларны да бик ярата безнең халык. Сатып алабыз да эчәбез…

Хәзерге вазгыятьтә шунысы куркыныч та инде! Минемчә, азитромицин белән левофлоксацинны, пандемия тәмамлангач, чүп чиләгенә генә ташлыйсы булыр. Чөнки ияләшү барлыкка киләчәк һәм алар тәэсир итми башлаячак. Болай үзбелдеклеләнеп, теләсә ничек эчә-эчә, коронавирустан котлары алынган кешеләр үз куллары белән антибиотикларга бирешми торган яңа суперинфекция үстерә. Мондый башбаштаклыкны җәмгыять алдында җаваплылык тоймау дип атарга мөмкин. Әйтик, берәү антибиотикны гомумән кулланмый, ди. Көннәрдән бер көнне ул антибиотикларны учлап ашаучы кешедән килгән супербактерия белән очраша… Ягъни бер кешенең җавапсызлыгы барыбыз өчен дә гаять зур проблема тудыра: бактериаль инфекцияләрне дәвалау кыенлашканнан-кыенлашачак. Иң беренче антибиотик – пеницилин уйлап табылганга әллә ни күп вакыт та үтмәгән әле, ә аңа карата резистентлык (бирешмәүчәнлек, тотрыклылык) проблемасы бар инде. Шуңа күрә, чирләп китүдән куркам дип, шундый кадерле байлыкны теләсә ничек файдаланырга ярамый! Антибиотиклар вирусларга тәэсир итми, тәэсир итмәячәк тә.

Югарыда әйтелгән схемаларны интернетка, күбесенчә, коронавирус белән авырып терелгән кешеләр куя. Анда антибиотиклар да бар. Аларны табиблар никтер билгеләгән бит…

Антибиотиклар вирусларга түгел, бактерияләргә тәэсир итә. Анализлар биргәч, бактериаль инфекция барлыгы, һәм бактериаль пневмония, бактериаль риносинусит һ.б. кебек өзлегүләр килеп чыкканлыгы раслангач кына, хастага антибиотиклар билгеләнергә тиеш. Ковид госпитальләрендә «кызыл» зонада эшләүче табиблар әйтүенчә, хәтта анда да авыруларның барысына да берочтан антибиотик билгеләмиләр.

Андый даруларның эч китү, күңел болгану, косу, гепатит кебек тискәре йогынтысы булуны да онытырга ярамый. Әйтик, азитромицин кан басымын төшерә, йөрәк ритмын боза, ЭКГда үзгәрешләр китереп чыгара.

Коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кулланылган кайбер даруларны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) нәтиҗәсез дип игълан итте һәм дәвалау беркетмәсеннән төшереп калдырды. Шуларны әйтеп үтегез әле.

Хәзерге вакытта гриппны дәвалауда кулланыла торган «Нобазид», осельтамивир (сатудагы исеме – «Тамифлю» һ.б. аналоглары), ВИЧ-инфекциядән кулланылучы лопинавир/ритонавир («Калетра») беркетмәдән төшереп калдырылды. Башка илләрнең беркетмәләреннән маляриягә каршы препарат гидроксихлорохин да алынды. Бездә дә аның файдасы бик аз, ә зыяны күп булу ихтималын таныйлар. Тик ул әлегә азитромицин белән бергә берләштереп куллану турындагы киңәшләрдә сакланып кала. Кыскасы, ВОЗ белдергәнчә, коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен нәтиҗәлелеге җитәрлек дәрәҗәдә дәлилләнгән бер препарат та юк.

Пандемия күбрәк колач җәйгән саен, компьютер томографиясе ясатырга теләүчеләр дә артканнан-арта. Ковид түгелме дип шикләнгән һәр кеше КТга барырга тиешме?

Әгәр чирнең ис тоймаудан башка билгеләре булмаса, КТ ясатырга ашыгырга кирәкми. Температура берничә көн буе 38 – 38,5 градустан югарырак булып, еш-еш сулау, сулыш алу кыенлашу да өстәлсә һәм канда кислород 94-95 проценттан кимесә, томографиясез булмый, әлбәттә.

Канда кислородның күпме булуын өйдә торган килеш ничек белергә соң?

Пульсоксиметр дип атала торган махсус җайланма бар. Ул бармакка эләктерелә, кешенең пульсын һәм канында күпме кислород барлыгын күрсәтә. Сатып алу мөмкинлеге булган кешеләр аны өендә булдырса, бик әйбәт тә бит…


Фикер өстәү