Президентның яңа программасы буенча 41 яшь гаилә фатирлы булган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылган яшь гаиләләр өчен яңа социаль ипотека программасы нигезендә дүрт ай эчендә 41 гаилә фатирлы булган.
Президент быел июль аенда әлеге программа турында игълан иткән иде. Шушы вакыт эчендә 2640 гаилә учетка басу өчен җирле башкарма комитетларга мөрәҗәгать иткән. Шуларның 223е Дәүләт торак фонды исемлегенә кертелгән дә инде. Яңа программа буенча иң күп фатир алучылар – Әлмәттә. Биредә инде 19 гаилә яңа торакка күченгән. Казанда – 7, Түбән Камада – 5 гаилә шушы программа буенча тораклы булган.


Фикер өстәү