Керән тамырына түгел, табиб сүзенә ышанасы

Казан Кремле сәламәтлек саклау оешмасы булмаса да, кеше сәламәтлеге кадере турында иң күбе биредә сөйлиләр. Хөкүмәт Йортында узган журналистлар белән очрашуның төп темасы кабат шул – коронавирус.

Республикадагы беренче электрон даруханәдән бер сәгать эчендә кирәкле даруларны өйгә китереп бирәчәкләр. Казанның Сәетгалиев урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан бинада Россиядә иң зур электрон рәвештә дару сату ноктасы эшли башлаячак. Беренче пункт 27 ноябрьдә ачылыр дип көтелә. Бу даруханә 18 мең төр дару һәм сәламәтлек өчен кирәкле товарлардан торачак. Әлеге пункт көненә 1 меңнән артык мөрәҗәгатьне кабул итәргә сәләтле. Моның өчен 50гә якын курьер җәлеп ителәчәк.
Электрон сату ноктасы Казан халкына тиз һәм каршылыксыз гына препаратлар сатып алырга һәм медицина оешмаларын кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Китереп бирү якынча 1 сәгать вакытны алачак. Республика буенча – бер тәүлек. Президент Рөстәм Миңнеханов шушы вакытны да мөмкин кадәр кыскартырга йөкләмә бирде, − дип аңлатты Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Мондый даруханәләрне алга таба башка шәһәрләрдә җәелдерү нияте бар. 10 даруханә – Казанда, 5 нокта Чаллы, Түбән Кама һәм башка эре шәһәрләрдә ачылачак.
Әлеге үзәкне ачу ихтыяҗы фармацевтика базарындагы хәл белән аңлатыла. Татарстанда кайбер дарулар тирәсендә ыгы-зыгыны ясалма рәвештә тудыру очраклары теркәлә башлады, − дип искәртте Лилия Галимова.
Шулай ук халык медицинасы могҗизаларына да ышанучылар арта. Коронавирустан лимон, имбир, сарымсакның файдасы турында имеш-мимешләр берара популяр булды. Хәзер исә керән тамырыннан төнәтмә ясарга өндәүчеләр бар икән. Бу халык медицинасы чараларының иммунитет өчен файдалы булуын шик астына куймыйбыз. Әмма үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә катгый рәвештә өндибез, табиб киңәшләрен исәпкә алырга кирәк.
Әгәр сездә 38 градуска кадәр температура икән, баш авыртса, ис-тәм тоймый башласагыз, аз гына ютәл булса, үзегез теркәлгән сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өч көн буе тән температурасы 38дән югары торса, баш авырту көчәйсә, һава җитмәү, тән сызлаудан зарлансагыз, табибны өйгә чакырту зарур. Әгәр инде авыру билгеләре өч көннән озаграк күзәтелсә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк, – дип аңлатты Лилия Галимова.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен, түбәндәге телефон номерына шалтыратырга мөмкин: 8 800 222 5900. Мөрәҗәгатьләрне иртәнге сигезенче яртыдан кичке сигезгә кадәр кабул итәләр.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү