Балалы гаиләләрне саклап калуда ярдәм итәчәкләр

6 ноябрьдә “Вместе – ради детей! Ключевые программы партнерства” XI Бөтенроссия форумы башлана. Анда илнең төрле почмакларыннан гаилә һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшләүче профессионаллар җыелачак.

Форум, дистә еллык тарихы дәвамында беренче тапкыр буларак, онлайн-форматта (www.fond-detyam.ru электрон ресурсы) үткәрелә. Делегация составына 2 меңнән артык кеше теркәлгән инде.
Форумны ачу 6 ноябрь көнне “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә була. Шунда ук һәр балага бәхетле балачак булдыру мөмкинлеге бирердәй заманча стратегияләргә багышланган пленар сессия үткәреләчәк. Студиядәге кызыклы әңгәмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина, Хөкүмәт, Дәүләт Думасы, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашачак.
Чараны ачу программасы Балалар ышаныч телефонының (8-800-2000-122) балалар һәм үсмерләр арасында үзара кимсетүләрне профилактикалауга багышланган ”Сүзләр дә яралый” дигән яңа мәгълүмат кампаниясе белән таныштыру булачак.
Форум чараларын 6-13 ноябрьдә уздыру күздә тотыла. Форумда катнашучылар әйтик, баланы тулы гаиләдә тәрбияләүгә омтылуга, үсешендә үзенчәлекләргә ия булган балалар һәм аларның гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга багышланган төрле мәйданчыклар эшләячәк. Форум 13 ноябрьдә гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иң яхшы социаль практикаларны билгеләү белән төгәлләнәчәк.


Фикер өстәү