Чын сырны ясалмасыннан ничек аерырга?

«Ярминкәдән, арзанлыгына кызыгып, сыр алып кайткан идем. Өйгә кайткач, төрелмәсен ачып җибәрүгә, төсе ошамады. Тәмен татып карасам… колбаса рәвешендәге сыр тәме! Миңа бит чын сыр дип саттылар…»

Түбән Кама районыннан Галия Василова «Серле сандык» почтасына шундыйрак эчтәлектәге хат язып җибәргән. Биредә Галия ханымның игътибарсызлыгы роль уйнаган, күрәсең. Бәясенә алданып, сыр түгел, ә «сыр продукты» алгандыр ул. Җитештерүчеләр, каты сыр ясау өчен кирәкле ингредиентларны арзанлыракларына алыштырып, әнә шундый «сыр продукты» (чынында – фальсификат) ясап ята бит.
Бәясе
Иң элек шуны истә тотыгыз: 1 кило сыр ясау өчен чама белән 10 литр сөт кирәк. Димәк, уртача сөт бәясен (авылда сөт җыючылар тәкъдим иткән бәяне түгел, әлбәттә, ә кибет бәясен) 10 литрга тапкырлыйсы. Әле болай да 1 кило сырның иң аз дигәндәге хакы гына килеп чыга. Сыр бәясе моннан да түбән икән, димәк, аның ясалма, ягъни «сыр продукты» гына икәнлеге бәхәссез.
Составы
Сырның иң элек сөттән ясалуы сабыйга да билгеле. Димәк, составында беренче урында шул каймаклы сөт торырга тиеш. Чын сыр этикеткасында тагын сөт микроорганизмнарыннан оеткы, сөтне әчетү өчен фермент (сычужный фермент), тоз, хлорлы кальций (сөтне куерту өчен) күрсәтелә. Бернинди дә консервантлар юк! Болар барысы да организмда җиңел үзләштерелә, ашкайнатуга ярдәм итә. Шуңа күрә сыр файдалы ризык санала.
Ә сыр продукты мондый үзенчәлекләрдән мәхрүм. Составына каймагы тулысынча җыеп алынган яки коры сөт кенә дә керергә мөмкин. Каймак урынына – үсемлек майлары, сыр исе бирүче «химия» өстәлә.
Тәме
Мөмкинлек булса, сырның тәмен татып карарга тырышыгыз. Сыйфатлы, табигый сыр икән, 5–7 минуттан соң авыздагы тәме юкка чыгачак. Ә сыр продуктының тәме озаккарак саклана. Ни өчен? Үсемлек майларының ни тәме, ни исе юк икән, алардан ясалган продуктлар да шундый булып чыга. Шунлыктан җитештерүчеләр тәм кертә: хуш ис һәм тәм бирүче матдәләр өсти. Табигый булмаган сыр тәменең авызда озаккарак саклануы нәкъ менә шул «химия»не кызганмыйча тондыруга бәйле.
Сынау юлы
Кыска дулкынлы мичкә куеп, сырның табигыймы-түгелме икәнен бик җиңел белергә була. Чын продукт, җылылык тәэсирендә йомшарып, сузылмалыга әйләнә. Ә сыр продукты су кебек як-якка таралып, эреп бетә.
Сырны шулай ук ут белән дә тикшереп карарга була. Сыр кисәге, тәмәке кабызгыч өстенә якын китерүгә, эри башлый. Шул ук вакытта сөт ташыганда барлыкка килгән исне хәтерләтүче көйгәнрәк ис тирә-юньгә тарала. Ә сыр продукты, эремичә, күмер кебек көеп кенә килә.
Үзкыйммәтен киметү өчен сырга крахмал өстәү очраклары да мәгълүм. Мондый сыр, йод тамчысы тамызылган очракта, зәңгәрләнәчәк. Димәк, бу – табигый сыр түгел, ә ясалма сыр, ягъни әлеге дә баягы «сыр продукты» гына.


Фикер өстәү