Сыр кәефне күтәрә (файдасы, зыяны һәм ясау ысуллары турында)

Ашау-эчүнең файдасы-зыяны турында мең дә берне белеп, бары тик файдалы ризыклар гына ашарга тырышучыларның менюсыннан төшми ул.

Белгечләрнең күбесе сырны иң «сәламәт» ризыклар исәбенә кертә шул. Тик аның да төрле сортлары бар. Әйтик, йомшак сортлары, маргариндагы кебек, трансген майлары булу сәбәпле, әллә ни макталмый үзе. Ә менә каты сортлары иммунитетны ныгыта һәм хәтта кәефне дә күтәрә дип санала. Гомумән алганда, сыр – организмда бик тиз үзләштерелә торган искиткеч шәп аксым чыганагы. Сырдагы аксымның 96 – 98 проценты организмда үзләштерелә, димәк, гәүдәнең сылулыгын кайгыртучылар өчен дә менә дигән ризык!

Соңгы вакытларда сәламәт тормыш рәвеше алып баручылардан тозлыкта әзерләнгән сырлар (рассольные сыры) турында да еш ишетергә туры килә. Брынза, сулугуни, фета ише сырлар турында сүз. Җитештерү барышында махсус тозлыкта тотылганга шулай атала алар. Мондый сырлар сыер сөтеннән генә түгел, ә сарык яки кәҗә, хәтта буйвол сөтеннән дә ясала. Башка каты сырлардан аермасы – тышчасыз булулары. Белгечләр ышандырып әйткәнчә, тозлы сырлар бик күп витамин һәм микроэлементларга, аеруча фолий кислотасы һәм кеше организмы өчен бик мөһим аминокислоталарга бай. Әйтик, 100 грамм брынза сыры кешенең кальцийга тәүлеклек ихтыяҗын тәэмин итә.

Моннан тыш ризыкның нәкъ менә шушы төре ашказаны-эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, сөякләрне, чәч һәм тырнакларны ныгыта, ди белгечләр. Шулай ук аппетитны яхшырта. Тик зыяны да юк түгел. Тозлы булганлыктан, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны җәрәхәте, гастрит, бөер авыруларыннан интегүчеләргә аны чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Аннан килеп, юанаюдан шикләнүчеләргә дә бу сыр белән артыгын мавыгырга ярамый: составында май микъдары күп чөнки.

Җәен бакчада төрле яшел тәмләткечләр шаулап үсеп утырганда, тозлы сырдан бик тәмле һәм үтә җайлы салат ясарга мөмкин. Әйтик, руккола яисә яшел салат яфракларын эре итеп турап, өстенә берничә шакмак тозлы сыр салабыз да, әз генә берәр соус (әйтик соя соусы) өстәп җибәрәбез. Тоз кирәкми, чөнки сыр үзе тозлы. Телеңне йотарлык салат килеп чыга!

Сырны үзебезгә дә әзерләргә мөмкин. Аны ясауның бик җайлы гына ысуллары бар. Бигрәк тә сыер, кәҗә асраучылар, җәен сөттән тагын нинди ризыклар гына әзерләргә мөмкин икән, дип эзләнә башлый. Сөт мул булганда, тегесен дә, монысын да ясап каласы килә бит. Шуны истә тотып, «Серле сандык» кушымтасын укучылар игътибарына өй шартларында сыр ясау рецептларын да тәкъдим итәргә булдык. Хәер, рецептлар үзләре дә – укучыларыбызныкы.

Өй сыры

Спас районыннан Фәнисә Хәйретдинова рецепты

Сыр ясау өчен (ярты килодан аз гына күбрәк чыга) 1 литр сөт, 1 кило майлы эремчек, 100 грамм эретелгән сыер мае, 1 аш кашыгы тоз (өймичә), 1 балкашык чәй содасы кирәк.

Сөткә эремчекне кушып болгатабыз һәм сүрән утта кайнатып чыгарганнан соң 15 минут чамасы пешерәбез. Тишекле чүмечкә марляны катлап җәеп (чүмечне берәр савыт өстенә урнаштырырга – сүле шунда агып торачак), кайнатылган массаны саркытырга куябыз. Кәстрүлдә май эретеп, саркытылган эремчекне салабыз, болгата-болгата, тоз, сода өстибез. Тәлинкәгә бераз гына атланмай сылап, килеп чыккан сырны шунда тигезләп урнаштырабыз һәм, суынгач, суыткычка алып куябыз

Эремчекле сыр

Чүпрәле районыннан Римма Габбасова рецепты

Ярты кило чамасы сыр ясау өчен яртышар литр кефир һәм каймак, кечкенә генә укроп бәйләме, 1 чәй кашыгы тоз кирәк.

Тирән эчле савытка каймак, кефир һәм тоз салып болгатабыз. Тозның тулысынча эреп бетүе кирәк. Шуннан тишекле чүмечкә 3-4 катлап марля җәябез. Астына берәр савыт куябыз (сүле шунда агып торсын өчен).  Катнашманы иләккә бушатып, (иләк астына савыт куябыз), өстәл өстендә 1-2 сәгать тотабыз. Аннан инде суыткычка (иләктәге сыр белән астындагы савытын барысын бергә) 6 – 8 сәгатькә алып куябыз. Шушы вакыт эчендә эремчек сүле тулысынча саркып бетәчәк һәм куерачак. Шуннан соң марляның кырый-кырыйларын булачак сыр өстенә ябабыз һәм өстенә яссы тәлинкә урнаштырып, берәр әйбер белән (әйтик, кайнатмалы ярты литр банка белән) бастырып куябыз. Тагын 10 сәгатькә суыткычка озатабыз. Бастырыкны алып, сырны колбаса рәвешенә китерәбез һәм 30 минут суыткычның туңдыру камерасында тотабыз. Укропны ваклап турап, колбаса рәвешендәге сырны шунда әвәлибез.

Шактый ук мәшәкатьле булса да, бернинди консервантсыз гаҗәеп тәмле сыр килеп чыга

 

Сыр тарихыннан

Бик борынгы заманнарда ук – кешеләр хайваннардан сөт савып алырга өйрәнгәч, аны ничек саклау турында уйлана башлаган. Сөтне кайнатып, озак итеп пешереп, каймагыннан май язып, вакытлар узу белән сыр ясауга ук барып җиткәннәр. Шуңа күрә  сыр дөньядагы иң борынгы ризыкларның берсе булып санала. Көнчыгыш илләрнең сыр ясау рецептлары, Мисыр пирамидалары кебек, борынгы заманнарда ук булган. Иң «яше» –  Көнбатыш илләре сырлары, ә Голландия сыры алар янында бөтенләй дә «сабый» гына.

Күп кенә илләр сыр ясау һәм аны куллану культурасының күп гасырлык традицияләренә ия. Мәсәлән, Франция – рецептларга иң бай ил. Нәкъ менә французлар сыр ясау рецептына күгәрек һәм хәтта… суалчаннар керткән. Россиядә исә Петр I заманында гына тәүге сыр заводлары барлыкка килгән.

Фото: vk.com


Фикер өстәү