Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы медикларга каралган түләүләргә бәйле сорауга ачыклык кертте

Кичә Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә каралган түләүләр июль һәм август айларында да булачак дип хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бу яңалыкны шәрехләде.

— Сүз яңа түләүләр турында бармый. Монда сүз медиклар әле дә ала торган акчалар хакында. Түләү механизмы үзгәрмәячәк. Медицина вәкилләре акчаларны элек кабул ителгән тәртиптә алачак, — диде ул.


Фикер өстәү