Россия Диния нәзарәте рәисе Корбан гаете уңаеннан мөселманнарны тәбрикләде

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Мөфти шәех Равил Гайнетдин Корбан гаете уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

Кадерле дин кардәшләрем!

Аллаһы Тәгалә бүгенге бәйрәм көнен бөек гыйбадәт — корбан чалу йоласы белән билгеләгән. Бу йоланы үтәп, Раббысына күндәмлеген һәм Аны яратуын белгертеп, фида кылуның иң югары дәрәҗәсен күрсәткән Ибраһим пәйгамбәр үрнәгенә иярәбез. Игелекле гамәлләребез, шул исәптән чалынган һәм мохтаҗларга өләшенгән корбанлыкларыбыз, ихлас инануыбыз һәм тәкъвалыгыбыз күрсәткече булсын иде.

«Корбан» сүзе гарәпчәдән «якынаю», «якын булу» дигәнне аңлата. Дини билгеләмә буларак, бу Аллаһы Тәгаләгә якынаю һәм гыйбадәт кылу нияте белән билгеле бер вакытта хайванны корбан итеп чалуны аңлата. Корбан чалу Исламда мал-мөлкәт белән кылына торган гыйбадәт төрләренең берсе. Ул Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен шөкрана белгертү. Әлеге йоланы үтәп, без Аллаһка күндәмлегебезне күрсәтәбез.

Быел мөселманнарның күпчелеге хаҗ гамәлләрен башкарырга Мәккәгә бару мөмкинлегеннән мәхрүм. Күпчелегебез вәҗиб булган бәйрәм намазын Җәмигъ мәчетебездә үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм. Бу югалтуларны һәрберебез хикмәт һәм буйсынучанлык белән кабул итсен иде.

Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәт, игелекле эшләрдә уңышлар, ә Ватаныбызга тынычлык, тотрыклылык һәм үсеш, бар сынауларны, шул исәптән куркыныч авыру сынавын узарга ярдәмен сорап ялварам.

Гыйбадәтләребез, корбаннарыбыз һәм бар игелекле гамәлләребез кабул булсын! Гыйд әл-Әдха бәйрәме бәрәкәтендә Раббысына сыенган вә итәгать иткән һәр җан сөенсен, йортларыбыз иман нуры белән нурлансын! Корбан гаете мөбарәк булсын! , Мөфти шәех Равил Гайнетдин котлавында.


Фикер өстәү