Тешне кайда һәм ничек бушлай дәваларга?

Теш дәвалауның, кем әйтмешли, ат бәясенә төшүенә гадәтләндек инде. Шуңа күбебез аны бушлай, яки мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) программасы буенча ямап-алдырып булуын онытты да бугай инде. Бушлай икән, юньле түгел инде ул, дип, актык акчасын тотып, түләүлегә йөгерүчеләребез дә җитәрлек. Әмма юкка! Хәзер хосусый клиникаларда гына түгел, дәүләтнекендә дә заманча технологияләр кулланып, сыйфатлы итеп, ә иң мөһиме – бушлай дәвалыйлар.

Бюджет акчасына эшләнә
Бушлай күрсәтелә торган стоматология хезмәтләренә түбәндәгеләр керә:
• сырхауларны беренчел кабул итү һәм карау,
• диагностика уздыру (рентген, МРТ, биопсия, стоматоскопия һ.б.),
• тешләрне, уртларны, теш казналыгын, авыз куышлыгының лайласыман тышчасын дәвалау,
• теш, шеш алу
• гигиена һәм пофилактика чараларын башкару (тешләрдәге ташларны алу, тешләргә көмеш йөгертү, фторлау)
Күп кенә төбәкләрдә балалар өчен ортодонт хезмәте дә ОМС программасына кертелгән. Бу – бик мөһим, чөнки “прикус”ны нәкъ менә бала чагында дөрес итеп формалаштыру алга таба теш проблемаларыннан котылырга ярдәм итә.
Кайсыбер төбәкләрдә заманча физиотерапия (әйтик, лазер белән дәвалау) ысуллары, теш ямауда һ.б. кулланыла торган заманча материаллар да ОМС программасында урын алган. Кыскасы, теш проблемасы килеп чыккан очракта, аны бушлай да хәл итеп булуын һәм төбәкнең мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды (ТФОМС) яки иминиятләштерү компаниясе сайтында бу җәһәттән үзегезне кызыксындырган мәгълүматлар алып булуын онытмаска гына кирәк.

Өстәп түлисеме?
Кайбер вакытта “бушлай” стоматолог, теш төсендәге ныграк пломба (световая пломба), имештер, әйбәтрәк наркоз һ.б тәкъдим итә. Болар өчен түләргә кирәкме? Юк, кирәкми. Медицина хезмәте күрсәтүнең заманча стандартлары нигезендә, пациент өчен кирәкле анестетик һәм пломбаларның һәммәсенең (әйтик, алгы теш икән, димәк анда болай да “световая пломба” куелырга тиеш) бушлай булуы шарт.
Тешләрне, авыз куышлыгын дәвалаганда антисептиклар, рентген пленкасы, төрле эремәләр, паста, гельләр өчен дә түләргә кирәкми. Шулай да ОМС кысаларында кулланылырга тиешле материалларның төрләрен һәм маркаларын стоматолог үзе билгели.

Нәрсә өчен түлисе?
Әмма пациентлар өчен кирәкле барлык медицина хезмәтләрен бюджет хисабына гына дәвалап булмый. Шуңа күрә кайберләре өчен түләргә туры килә.
Мәсәлән, теш һәм имплантлар куйдырту өчен түләргә кирәк. Дәүләт кайбер категориядәге кешеләргә: камалыштагы Ленинградта яшәгән гражданнарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидлар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан затларга гына һ.б бу хезмәтләр өчен түлүне үз өстенә алган (тулысынча яки өлешчә).
Шулай ук ОМС программасында “прикус”ны дөресләү өчен брекет-системалар урнаштыру, чит илдә эшләнгән кыйммәтле пломбалар куйдырту, кан чыгармый торган энәләрдән файдалану да күздә тотылмаган.
Тагын шунысы бар: кайвакыт пациент табиб тәкъдим иткән бушлай дарулар һәм материаллардан баш тартып, кыйммәтлерәкләрен, “модалы” булып саналганнарын, үзенә күбрәк ошаганнарын сайлап алуны хуп күрә. Мондый “бонус”лар өчен дә түләргә туры килә, чөнки ОМС системасы бары тик кирәкле хезмәтләр күрсәтүне генә күздә тота.
Игътибар! Табиб, монысы яхшырак, дип, бушлае урынына түләүлесен “таккан” очракта, кичекмәстән үзеңнең иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итеп, моны ачыкларга кирәк.

Кайда мөрәҗәгать итәсе?
Белеп торыгыз: район поликлиникасында гына түгел, хәтта хосусый медицина оешмасында да бушлай теш яматырга, уртларны дәваларга һ.б. мөмкин. Түләүле медицинага дәүләт белән хезмәттәшлек итү бик отышлы, шуңа күрә ОМС программасы буенча эшләүче клиникаларның исемлеге даими үсә.


Фикер өстәү