Реcпубликада коронавирусның 56 очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да авыру кешеләр белән элемтәдә булган.

«24 кеше хастаханәдә, 32 кеше өйләрендә дәваланачак», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

30 яшьтән 50 яшькәчә төркемдә авыручылар саны күп, 17 кеше тәшкил итә. Шулай ук 70 яшьтән 80 яшькәчә төркемдә дә ун кеше авырый. Шул ук вакытта өч балигъ булмаган бала һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше ковид йоктырган.

Иң күп авыручылар Казанда (23 кеше) теркәлгән. Чаллыда коронавирус йоктыруның 13 очрагы ачыкланган. Республика муниципалитетлары арасында Әлмәт, Әтнә һәм Яшел Үзән районнары өстенлек итә, аларда өчәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус йоктыруның 17 656 очрагы ачыкланган. Татарстанда яшәүче 14219 кеше (узган тәүлектә — 3) терелгән.


Фикер өстәү