Татарстанда тагын 167 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының яңа очраклары рекордлы санда теркәлгән — 167 кеше чир йоктырган. Ике очракта авыру читтән кертелгән, зарарланучыларның калганнары чирне элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Утыз тугыз кеше хастаханәгә урнаштырылды, 128е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 104 кеше чир йоктырган. Чаллыда авыруның 19 очрагы билгеләнгән, ә Түбән Кама районында — тугыз. Инфекция алучылар республиканың 16 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 25 октябренә булган мәгълүматлар нигезендә, төбәктә пандемия башланганнан бирле рәсми рәвештә авыруның 29 707 очрагы расланган. Татарстанның 24 636 кешесе, шул исәптән 25е узган тәүлектә, савыккан.

 


Фикер өстәү