Хаҗ үткәрү форматы үзгәрергә мөмкин

2021 елда хаҗ үткәрү форматы Согуд Гарәбстаны тарафыннан хаҗилар киләчәк барлык илләрдәге коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, бу хакта Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстаны Генераль консулы Баһаветдин Алиев, 28 гыйнварда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашу вакытында сөйләде.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм башка халыкара оешмалар белән берлектә 2021 елгы хаҗ сезонын әзерләү эшен алып бара. Баһаветдин Алиев сүзләренчә, Согуд Гарәбстанында коронавирус инфекциясе пандемиясе белән хәл башка илләргә караганда күпкә яхшырак. Әмма 2021 елда хаҗ оештыру форматы хаҗилар яшәгән барлык илләрдә пандемия белән бәйле вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк.

Хәзерге вакытта киләсе сезонга хаҗ оештыру форматы буенча соңгы карар кабул ителмәгән һәм аны 2021 елның май-июнь айларында көтәргә кирәк.

2021 елда Согуд Гәрабстаны барлык саклык чараларын үтәп, мөмкин кадәр күбрәк дин тотучыларны кабул итәргә җыена, диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү