Зәркәнче: «Элек хатын-кызлар ташлы алка-йөзекләр ала иде, ә хәзер гадилекне үз итәләр»

Бүген – Халыкара зәркәнчеләр көне

“Безнең эш күренми, әмма бизи”

Казанның алтын сатучы бер кибетендә урнашкан остаханәдә эшләүче Фәрит Касыймов әнә шулай, ди. 15 елдан артык зәркәнче булып эшли ул.

– Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үтә башлаганда әле озак түгел. Беренче тапкыр 2008 елда үткәргән идек, – ди ул. – Безнең бәйрәм кешегә кычкырып йөри торган түгел. Үз хезмәттәшләребез арасында бер-беребезне котлашабыз да шуның белән бетә.

Фәрит абый кечкенәдән зәркән эше белән кызыксынган. Училищеда белем алып, остаханәгә эшкә кергән.

– Һәр эшнең үз авырлыгы булган кебек, безнеке дә җиңел түгел. Бу эштә матурлыкны күңел белән, йөрәк аша тоярга кирәк. Төгәллек, пөхтәлек сорала. Элек хатын-кызлар матур ташлы йөзекләр, алкаларны күп ала иде. Хәзер исә, күбрәк гадилек яклы алар. Яшьләр гаилә кора башлагач, туй балдагын махсус ясатырга тырыша. Исемлеләрне сайлыйлар. Үзләренә ошатмаган кайбер алтын эшләнмәсен башка төрлегә үзгәртүчеләр дә бар, – ди ул.

Сүз уңаеннан, 17 гасыр уртасында асылташлар табыла башлый. Уралда малахит, ә Себердә агат, сердолик, яшма ятмалары ачыла. Фаберже зәркән йорты үз эшләнмәләрен барлык Европа, Азия һәм Африка корольлекләре йортларына эшләгән. Петр I вакытында Урал асылташлары зур танылу алган. Екатерина II чоры рус ювелир сәнгатенең иң югары ноктасы булып санала.


Фикер өстәү