Долларсыз нишләрбез?

Махсус операциянең бәясен без бүген үз кесәләребез белән сизәбез. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә газета хәбәрчесенең телефонына доллар курсы турында хәбәрләр явып торды. Тинькофф Банк кичтән долларны 153 сумнан сата башлаган иде, таң атканчы бәя 192 сумга күтәрелде. Иртән биржа ачылганда, Американың яшел кәгазе  биржа мәйданында  105 сум белән бәяләнә башлады. Без валютаны биржадан алмыйбыз бит инде, банклардан алабыз. Саклык банкында доллар 113 сум тирәсе, диделәр. Газета хәбәрчесенең 2014 елгы паника алдыннан кулында берничә мең доллар валютасы бар иде. Бу юлы кесәләр шыр. Вәләкин бер дә борчылмыйбыз әле.

Валюта түнтәрелешенең берничә җитди сәбәбе бар. Бердән, көнбатышлылар Россия Үзәк банкының валюта резервларының яртысын «туңдыру» турында карар кабул иттеләр. Димәк, «кара көн»гә дип җыелган 300 миллиард доллардан артык акча –  «суыткыч»та, аны файдаланып булмый. Икенчедән, Россия банкларының байтагы халыкара түләүләр системасы SWIFTтан өзелергә мөмкин. Бу сәүдәне кыенлаштыра. Әле ярый барлык банклар түгел. Безнең бик күп егетләр өйдә утырган килеш Көнбатыш компанияләренә эшлиләр бит, интеллектларын валютага алыштыралар. Валюта исә нәкъ менә шул SWIFT системасы аша илгә кайта, базарны тотрыкландыруга хезмәт итә. Бу нефть сатканга караганда отышлырак. Интеллект саткан саен арта бит, кимеми.

Иң җитди сәбәп: эре банкларга доллар белән эш итү тыелды. Бу аларның АКШтагы корреспондент хисапларын ябуны аңлата. Доллар белән исәп-хисап ясарга теләгән һәр банкның шундый корреспондент хисабы булырга тиеш. 600 миллиард долларлык активлары булган Саклык банкы, мәсәлән, хәзер чит илдән валюта кайтара алмый. ВТБ, «Открытие» дигән банклар да шулай ук. Бу банклар моңарчы сату өчен долларларны самолетлар белән тонналап ташый иделәр. Санкцияләр кертелер алдыннан гына 50 тоннага якын доллар кайтардылар дигән хәбәр күзгә чалынды берара, димәк, запаслар бар әле, тик аларны арзанга сатып бетермәячәкләр, билгеле. Үзәк банк, бәлки, интервенция ясап, валюта базарын бераз тотрыкландырырга тырышыр, әмма ул үзе дә санкцияләр астында. Валюта белән сәүдә итү мөмкинлеге берничә банкта калдырылды әлегә. Әгәр алар америкалылар куйган чикләрдән чыгып китмәсәләр, доллар сәүдәсе тукталмас, кыйммәт булыр, әлбәттә.

Үзәк банк үзе дә чит ил инвесторларының Россия кыйммәтле кәгазьләренә тыккан активларын «туңдырды». Тик аларның күбесе инде ул кәгазьләрдән котылып өлгерде, фонд базары бик каты түнде бит үткән атнада. Бар өмет, каршы якларның компромисска барып, үзара килешүләрендә. Шанслар кечкенә, әмма бар. Тик ул очракта да валюта базары бик югары бәяләрдә генә тотрыкланыр. Сумнар белән дә яшәп булачак. Базар бик ярлыланыр, билгеле. Элек җиңел генә алган нәрсәләрне табып булмас. Әмма тормыш дәвам итә.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: kleo.ru


Фикер өстәү