Татарстан табиблары юл һәлакәтенә очрап, бер сәгать карда яткан ир-атны коткарган

Һәлакәткә очраган ир сүзләренчә, алдагы машинаны узган вакытта ул, каршыга килүче машинага бәрелмәс өчен юл читенә төшкән.

Спас районы үзәк хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары Болгар янында юл һәлакәтенә очраган 47 яшьлек ир-атны коткарган. Бу хакта РКБның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир алдагы машинаны узган вакытта ул, каршыга килүче машинага бәрелмәс өчен юл читенә төшкән.  Ул  һәлакәт нәтиҗәсендә машинадан кар көртенә чыгып очкан, ләкин узып барган машиналарның берсе дә ярдәм күрсәтергә туктамаган.

«Мине кэрсеннәр өчен юлга таба шуыштым, чөнки кар көртендә машина күренми иде. Мине күреп, машина туктагач, аңымны югалттым, хастаханәдә генә аңыма килдем», — дип сөйләгән зыян күргән ир.

Ир-ат якынча бер сәгать тирәсе карда яткан дип фаразлана.

Ашыгыч ярдәм ир-атны Спас районы үзәк хастаханәсенә китергән, аңа анда корсак куышлыгында кан агуны туктату өчен операция ясаганнар. Аннан соң санавиация вертолеты белән ир-атны Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китергәннәр, монда аңа берничә операция ясалган.

Хәзерге вакытта зыян күргән ирнең хәле канәгатьләнерлек, аның гомеренә куркыныч янамый.


Фикер өстәү