Сусыз гына дару йоту, кочаклашып йоклау һәм аллергиядән җыелган куе төкерекне йоту уразаны бозамы?

Укучыларыбызның сорауларына Айморат хәзрәт Хаҗиев ачыклык кертте.

1. Су эчмичә генә дару йотып кую уразаны бозмый, диләр. Дөресме бу?

Юк, әлбәттә. Бу уразаны боза. Дөрес мәгълүмат түгел. Уразада шундый кагыйдә бар: тәннән тышка чыккан нәрсәләр уразаны бозмый, ә киресе – боза. Кәгазь кисәге генә йотылса да, ураза бозылган булып саналыр. Билгеле, бу гамәлне белеп, аңлы рәвештә эшләсәң. Онытылып, ялгышып булса, бозылмый. Әмма капкан кадәрен төкерергә, яңадан ниятләргә кирәк.

2.Сәхәр ашагач, ир белән хатынга кочаклашып йокларга яту рөхсәт ителәме?

Кочаклашу шәһвәткә китермәсә, ярый. «Гаиләңә юмартлык күрсәтсәң, бу – сәдака», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.) дә. Ураза тотканда җенси мөнәсәбәткә керү тыела.

3.Язын аллергиядән интегәм. Шунлыктан тамагыма үтә күренмәле куе төкерек сыман әйбер җыела. Какырыкны йотарга ярамый, ураза бозыла, диләр. Мондый аллергияле кешеләргә нишләргә? Уразаны ташларгамы?

Әйе, андый кешеләр дә бар. Андый чакта кулъяулык йөртү хәерле булыр. Тамактан чыкканны кулъяулыкка төкерергә кирәк. Ул гел җыелып тора, бернишләтеп булмый икән, йотарга да рөхсәт ителә. Әмма төкеректә бары төкерек булырга тиеш. Кан, үлек кебек нәрсәләр булса, ураза бозылачак. Аллергия дип, уразаны ташлыйсы түгел!


Фикер өстәү