Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрүне оештырган өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Рәхмәт белдергән. Дәүләт башлыгы Указы хокукый мәгълүматлар рәсми сайтына урнаштырылган.

“Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү һәм үткәрүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтен белдерергә”, – диелгән документта.

Исегезгә төшерәбез: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтүгә узган елның декабрь аенда йомгак ясалды. Бу җәһәттән чаралар ел буе үткәрелде. Шуларның иң мөһимнәре – федераль статус алган KazanSummit форумы, “Изге Болгар жыены” фестивале һ.б.


Фикер өстәү