Татарстанда дизель ягулыгының бәясе төшкән

Узган атнада, ягъни 10–17 октябрь аралыгында Татарстанда дизель ягулыгының бәясе 2 тиенгә арзанайган. Хәзер аның уртача хакы – 52,8 сум. Бу хакта Татарстанстатка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. Бензин бәясенә килгәндә, монда үзгәрешләр юк. АИ-92нең бер литры – 45,94 сум, АИ-95неке – 49,41 сум, ә АИ-98неке –  60,76 сум.

Сүз уңаеннан, узган елның декабре белән чагыштырганда, АИ-92нең бәясе – 4 тиенгә, ә АИ-95 бензинының бәясе 10 тиенгә арзанайган. АИ-98нең бәясе, киресенчә, 2,86 сумга арткан. Дизель ягулыгына бәя узган ел ахырыннан 1,91 сумга кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү