Бер атна эчендә Казанда бензин бәяләре арткан

Казанда өченче атна рәттән дизель ягулыгына бәяләр үзгәрешсез тора, бер литры 48,68 сумны тәшкил итә. Бензин бәясе кыйммәтләнә бара.

Әлеге мәгълүматларны Татарстанстат сайты урнаштырган.

18-25 октябрь чорында автомобиль бензинының барлык маркалары да кыйммәтләнгән. АИ-92 маркасының бер литры 7 тиенгә арткан һәм 45,05 сум булган.

АИ-95 маркалы бензинның бер литры 48,36 сумнан 48,48 сумга күтәрелгән.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы ягулыклар 25 октябрьгә 57,14 сум булган, ә бер атна элек 24 тиенгә арзанрак торган.


Фикер өстәү