Татарстанда бензин бәясе янә артты

Татарстанда бер атна эчендә – 29 майдан 5 июньгә кадәр – барлык маркадагы бензинның бәясе артты. Татарстанстат шундый мәгълүматлар бастырып чыгарды.

Статистика нигезендә, күрсәтелгән чорда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның литры 11 тиенгә (46,28 сумнан 46,39 сумга һәм 50,19 сумнан 50,3 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. АИ-98 маркалы бензинның уртача бәясе 5 тиенгә (61,56 сумнан 61,61 сумга кадәр) арткан.

Шул ук вакытта, узган атнада дизель ягулыгының литры 7 тиенгә (54,69 сумнан 54,62 сумга кадәр) арзанайган.

 


Фикер өстәү