Патяшина: Планны тутыру өчен тагын миллион кеше прививка ясатырга тиеш

Бүгенгә Татарстанда олы яшьтәге халыкның яртысы коронавируска каршы вакцинация узган. План буенча барлыгы 2,4 млн чамасы кеше прививка ясатырга тиеш.

«Бүгенгә республикада олы яшьтәге халыкның нибары яртысы гына вакцинация узган. 80 процентка җиткерү өчен безгә тагын миллионга якын кешегә прививка ясатырга кирәк. Әгәр көненә 30 мең прививка ясату темпын саклап кала алсак, декабрьгә бу бурычны уңышлы гына хәл итә алачакбыз», — диде Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

Марина Патяшина әйткәнчә, 11 октябрьдән башлап республикада кайбер категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертелде.

«Прививка ясатмаган һәм соңгы алты айда ковид белән авырмаган кешеләр (расланган медицина күрсәтмәләре булган кешеләрдән тыш) 9 ноябрьдә эштән читләштерелергә тиеш», — диде Роспотребнадзор җитәкчесе.

Марина Патяшина Татарстанда октябрьдә киеренке эпидемиология вазгыяте саклануын әйтте. Коронавирус таралуны булдырмас өчен, 30 октябрьдән республикада һәм Россиянең башка төбәкләрендә эшләми торган атна башлана. Ул Россия Президенты Владимир Путин указы белән кертелде.


Фикер өстәү