Өлешчә мобилизация кысаларында 260 мең кеше чакырылган

Өлешчә мобилизация кысаларында 260 мең кеше чакырылган. Бу хакта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты башлыгы Нина Останина Россия Оборона министры урынбасары Николай Панков белән очрашудан соң хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Николай Александрович Панков Дәүләт Думасында булганда (чәршәмбе көнне ябык фикер алышуда — ред. искәрмәсе) әйтүенчә, бүгенге көндә 300 меңнән 251 меңе мобилизацияләнгән, бүген бу сан үзгәргән, 260 мең булган. Мобилизациянең контроль саны 14%ны гына үтисе калды», – дигән Останина.

Бүген Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков өлешчә мобилизацияне туктатуның төгәл датасы булмавын әйтте. «Мин сезгә Президентның мобилизация тәмамлануны фаразланган вакыты турындагы сүзләрен искә төшерә алам, алар турында Президент Астанада матбугат белән аралашканда әйтте. Ниндидер төгәлрәк дата юк», — диде ул.


Фикер өстәү