Татарстанда бер атна эчендә дизель бәясе төшкән

2024 елның 15 гыйнварыннан 22 гыйнварына кадәр Татарстанда бензин бәяләре элеккечә калды, ә дизель ягулыгы арзанайган. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Мәсәлән, АИ-92 бензинының бәясе литры 49,28 сум дәрәҗәсендә калган, ә дизель ягулыгы литры өчен 6 тиенгә — 59,75 сумга кадәр арзанайган.

2022 елгы декабрь белән чагыштырганда бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр арткан.


Фикер өстәү