«Мисс Татарстан-2024» булып 14 яшьлек Эвелина Габитова танылды

Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 26 мәртәбә «Мисс Татарстан» бәйгесе узды. Быел әлеге титулга Чаллы кызы Эвелина Габитова лаек булды.

Эвелинага 14 яшь. Жюри әгъзалары аны 30 кыз арасыннан сайлап алды.

Бәйгедә шулай ук «Мисс Казан» билгеләнде. Әлеге титулны Казан кызы Александра Кочергина яулады.

Ә Татарстанның беренче һәм икенче вице-мисс гүзәлләре булып Казаннан Альберта Абдрахманова һәм София Рябцова танылды.


Фикер өстәү