Татарстанда янәдән бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Тиешле тикшеренү Татарстанстат сайтында басылып чыкты.
Бер атна эчендә, 11-17 сентябрьдә, барыннан да бигрәк дизель ягулыгына бәяләр күтәрелгән. Хәзер аны литр өчен 59,8 сумга сатып алырга мөмкин.
Моннан тыш, 42 тиенгә АИ-92 маркалы бензин кыйммәтләнгән. Аның бәясе литры 51,9 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук 36 тиенгә — литр өчен 65,5 сумга кадәр АИ-98 бәясе арткан.