Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән

Узган атнада, 17-23 июльдә, Татарстанда бензинның барлык маркаларының һәм дизель ягулыгының бәясе артты. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итте.

Дүшәмбегә, 24 июльгә булган мәгълүматлар буенча, бензинның АИ-92 маркасы 5 тиенгә арткан, ул 47,69 сумнан 47,74 сум булган. АИ-95 маркалысы 8 тиенгә кыйммәтләнгән, элек литры 51,71 сум торган бензинны хәзер 51,79 сумга сатып алырга кирәк.

АИ-98 премиум-маркалысы аеруча кыйммәтләнгән, ул бер атнада 19 тиенгә , ягъни 0,31 процентка арткан. Хәзер аның бер литры өчен 62,99 сум түләргә кирәк.

 


Фикер өстәү