Гарасат башланганчы Яльчик күленнән китеп өлгергән Галиәхмәтовлар гаиләсе: «Аллаһ рәхмәте дими, ни диясе?»

Узган ялларда Мари Элдагы Яльчик күлендә гаиләсе белән блогер Лилия Галиәхмәтова да ял иткән. Алар гаиләләре белән давыл башланганчы Йошкар-Олага китеп өлгерә. Блогер бу хакта үзенең сәхифәсендә сөйләгән.

«Юлга чыкканда юл догасын куйган идек. Бик зур көчкә ия дога. Юлга чыккан саен шушы доганы әйтми чыкмыйбыз. Яльчикка киткәндә дә шушы доганы куйган идек. Коендык, ял иттек. Хозурланып йөрдек. Илнар ничектер кәефсез тоелды. Әле көн уртасы булуга карамастан, теләми генә: «Кайтабызмы, матурым?» – дим. «Әйе, киттек», – димәсенме.

Җыендык та, киттек. Тик Казанга түгел, Йошкар Олага. Күңел сизгәндәй. Аллаһ рәхмәте дими, ни диясе? Юл догасын саклап куегыз, дусларым. Ятларга да бик кыска дога. Юлларда исән-имин йөрик», – дип яза ул.

Давылда зыян күрүчеләр: “Дөнья бетте дип уйладык”

 


Фикер өстәү